Официальные выступления главы сельского поселения

                           Хөрмәтле Марат Ринатович ! 

 

              Хөрмәтле  авылдашлар, районның оешма җитәкчеләре !

 

Һәр елны авыл җирлекләрендә авыл башлыклары авыл халкы алдында башкарылган эшләренә отчет ясый, киләсе елга бурычлар билгели. Бүген шундый җыен безнең авыл җирлегендә уза.

Зур Чынлы авыл җирлегендә барлыгы 364 йорт: шуларның 64 е буш йортлар. 300 йортта 761 кеше теркәлгән,   574 кеше яши.(- 187 кеше) Эшкә сәләтле    221 кеше, шуның 178 е авылда эшлиләр. 137 кеше читтә эшләп тормыш алып бара. 286 пенсионер, шуларның  61 се ялгыз яши. Мәктәптә 38 бала белем ала. Мәктәпкәчә 22 бала, шуларның 10 сы балалар бакчасына йөри. Яшьләрдән 19  кеше югары уку йортларында укый.  Техникумнарда 12 кеше белем ала. 8 кеше районда күптармаклы техникумда укый. 2018 елда 3 кеше пропискага кергән,  13 кеше пропискадан төшкән, 17 кеше үлгән, 2 бала туган, 1 гаилә теркәлгән. Үткән ел белән чагыштырганда авыл халкы 25 кешегә кимегән.

Кызганычка каршы 2018 ел безнең арадан соңгы сугыш ветераннарын алып китте. 3 сугыш ветеранының тол калган хатыннары исән. 3  авылдашыбыз  Россия Армиясе сафларында хезмәт итә.

Отчет чорында авыл җирлеге Советы 16 утырыш уздырып, анда 30 төрле мәсьәлә каралды. Утырыш беркетмәләре һәм карарлары ел дәвамында район прокуратурасы тарафыннан тикшереп барылды. Ел дәвамында авыл җирлегенә 162 кеше мөрәҗагать итте. Аларга вакытында һәм тулы җавап бирелде. 433  кеше төрле эчтәлекле справкалар бирелде, 43 кешегә нотариаль хезмәт күрсәтелде. Башкарма комитет военкомат эшчәнлеген дә алып бара. Авыл җирлегендә барлыгы хәрби хезмәткә яраклы 158 кеше, шул исәптән армиягә яраклы 17 егет исәптә тора.

2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе президентын сайлаулар ,  ноябрь аенда самооблажение буенча референдум булды. Сайлаулар һәм референдум оешкан төстә узды. Монда катнашкан авыл халкына, оештыруда үз хезмәтләрен куйган сайлау комиссиясе членнарына, агитаторларга рәхмәт.

Салымнар җыю буенча нәтиҗәле эш башкарылды.

2018 ел өчен үзебез җыя торган салымнарны 102,4 % итеп үтәдек.                                 915 мең сум каралган булса, 937 мең  сум итеп үтәлде.                Шул исәптән:

Физик затлар кеременэ салым (НДФЛ)- 43 мең 500 сум каралган, 43 мең 824 сум  җыелган - 101 %

Бердәм авыл хужалыгы салымы 21 мең 500 сум каралган, 21 мең 451 сум  җыелган - 100 %

Милек салымы -  71 мең сум каралган, җыелган 82 мең 470 сум -   116 %

Җир салымы – 430 мең сум, җыелган 418 мең 830сум -  97.4 % 

Үзарасалым  акчасы  342 мең сум, җыелган 342 мең сум -  100 %.                                                                                                 

Исполнение бюджета по доходам                                                                  Большецильнинского сельского поселения в 2018 году                       (тыс.руб)

 

Виды налогов

План на 2018

Исполнение

% вып.

1

Подоходный налог

43.5

43.824

100.74

2

Единый с/х налог

21.5

21.451

99.77

3

Налог на имущество

501.0

501.3

100.06

 

налог на имущество ф. лиц

71.0

82.470

116.15

 

земельный налог

430.0

418.830

97.4

 

зем. налог с юр.лиц

107.0

84.035

78.53

 

зем.налог физ.лиц

323.0

334..794

103.65

4

Гос.пошлина за совершен.нотар.действий

4.0

8.1

202.5

5

Самооблажение

342.0

342.0

100

6

Штрафы, возм. ущерба

3.0

4.0

133.33

 

ИТОГО соб.доходов

915.0

937.21

102.42

 

Авыл җирлеге бюджетының  22 % үзебез җыйган налоглардан тора, 78% дотацияләр хисабына яшибез.

Су кертү буенча: 2500 м су трубалары сузылды. 29 йортка, мәдәният йортына, мәктәпкә су керде. Суны тоташтырган вакытта Альтаир эшләгән участокларда да, коммуналь хуҗалык эшләгән участокларда да су бәреп чыккан очраклар булмады. Изге эшләре өчен аларга барыбыз исеменнән дә рәхмәт. Урамнарга 6 пожарный гидрант куелды. Су кертү турында сүз барганда шуны да әйтеп узасы иде: хәзер телефон линияләре, газ трубалары бар да җир астыннан уза. Шуңа күрә казырга тотынганчы линияләрне өзмәс өчен шул оешмалардан ордер алмыйча казу эшләрен башларга ярамый.                                                                                                                                                                                                                                                                                      Быел шулай ук урман хуҗалыгы министрлыгы аша  157 гектарлы кырда, Володкин дип йөрибез,  3 га урман полосасы утыртылды. Авыл эченә мәктәп белән берлектә агачлар утыртылды. Малый Нагаткин белән Убей юлларына авылга су тешмәстән дамбалар ясалды. Кыш көне урамнар кардан чистартып торылды. Ун эт атылды.    

Бүгенге көнгә Республикада милли проектларны һәм программаларны тормышка ашыру буенча зур эшләр алып барыла.

  1. Минифермалар ясау: –                                                                                                             8 башка исәпләнгән миниферма өчен -  400 мең сум.

5 сыерга исәпләнгәне өчен – 200 мең сум

  1. Тана алган өчен – 30 мең сум.

Нәселле тана алган өчен – 40 мең сум

Бу программада катнашкан хуҗалыклар 5 ел баш санын киметергә тиеш түгелләр.

Шулай ук республикадан читтән алган тана өчен 40 мең сум түләнә.

  1. Кошлар алуга: бер баш күркү һәм казга 100 сум, бер баш үрдәккә 80 сум.

Бер баш бройлерга – 30 сум.

  1. Өч яштән өлкән бер баш биягә азык алу өчен - 3 мең сум.

Бер ел баш санын сакларга.

  1. Бер сыерга ветеринар чаралар үткәргән өчен 500 сумның 300 сумы кире кайтарыла.
  2. Начинающий фермер – ит һәм сөт җитештерү өчен 3 млн. сум
  3. Семейный фермерга ит һәм сөт җитештерү өчен 30 млн. сум.
  4. Авыл хуҗалыгы кулланучылар җәмгыятенең материаль-техник   базасын үстерүгә 70 млн.сум

Сыерлар баш санын киметмәү өчен Татарстан хөкүмәте 313 сыер асраучы авылдашларга  1 млн 130 мең сум акча бирде. 13 бия асраучылар 39 мең сум акча алдылар. 13 кәҗә асраучы 6500 сум акча алды.  Бу программаларда катнашып авылдашлар 1 млн 175 мең сум акча алдылар.                                                                                                   Бүгенгесе көндә авылда 102 җиңел машина, 78 трактор, 7 йөк  машинасы, сыер асраучы һәр өченче йортта саву аппаратлары бар.  Хуҗалык терлекләренә ел әйләнәсенә җитәрлек печән, фураж хәзерләнде.

    

    Численность скота в личных подсобных хозяйствах на 01.01.2019 г

 

                                                                    Численность

                                                     МЭТ          

Сыер

Ат

Кош

Сарык

Кәҗә

Умарта

                                                     697       (+12)

317 (+10)

32

5950

590

23

55

 

Терлек баш санына килгәндә үткән ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлек 12 башка, сыерлар 10 башка артты. 

Авылда халыкның яшәешен чагылдыручы төп күрсәткеч булып, шәхси хужалыкларда житештерелгән продукция тора. Авыл җирлеге буенча уртача бер кешегә  исәпләгәндә 77 мең 200 сум тәшкил итте. Район буенча 46 мең. Бер шәхси йортка исәпләгәндә 147 мең 600 сум. Район буенча 125 мең.

Авылда  терлекләрне йогышлы авырулардан саклау өчен эпизотик чаралар уздырыла. Лейкоз һәм бруцелоз авыруларын ачыклау өчен кан анализлары алына. Прививка ясау, бруцелозга тикшерү бушлай. 

Авыл җирлеге Советы хуҗалык итүнең төрле формаларының нормаль үсеше өчен тиешле шартлар тудырырга тырыша. Бүген җирлектә 14 шәхси эшмәкәр теркәлгән.
Безнең җирлектә урта мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы, китапханә, почта, 3 шәхси эшмәкәр кибете,                      5 крестьян – фермер хуҗалыгы урнашкан. Бер социаль хезмәткәр  өч                    кешегә хезмәт күрсәтә.

Ай саен почта аша 283 пенсионер 3 млн 962 мең сум пенсияләрен вакытында алып торалар. Уртача пенсия 14 мең сум. Авыл халкы  525  экземпляр газет-журнал яздырып ала.

 

 

                                            Мәгариф

Мәктәптә 33 гаиләдән 38 бала белем ала, 17 укытучы белем бирә.

Мәктәп җылы, балалар 2 тапкыр бушлай ашатыла. Уртача көнлек меню –                              31 сум. Мәктәпнең күрсәткечләренә килгәндә үткән уку елы буенча бердәм дәүләт имтиханнары буенча 3 фәннән уртача балл республика һәм Россия Федерациясе буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак.  Төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча 6 фәннән уртача баллар республика күрсәткечләреннән югары. Укучылар Бөтенроссия  предмет олимпидиаларының региональ этабында экология предметы буенча призер, республика күләмендә үткәрелгән иҗади бәйгеләрдә 3 призлы урын алдылар.   Мәктәп укучылары арасында балигъ булмаганнар комиссиясендә исәптә торучылар юк. 2018 елда мәктәпкә 192 мең 520 сум матди ярдәм күрсәтелде.  Бикчуров Равиль Адиевич – 178 мең, Мистяков Фанис Шәүкәтович – 5800 сум, авылдашлар 8720 сум.

 

                                              Балалар бакчасы

Бакчага 10 бала йөри, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшли. Уңыш бәйрәме, әниләр бәйрәме, яңа ел бәйрәмнәре күңелле уза. Мәктәпкә әзерлектә киң урын бирелә. Районда үткәрелгән конкурсларда катнашып призлы урыннар алдылар.

                                         

                                               Мәдәният

Халыкның рухи сәламәтлеген ныгытуда мәдәният әһәмиятле урын алып тора. Мәдәният йортында яңа ел балмаскарады, иҗат отчет концерты, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан митинг уздырылды, чәй мәҗелесе оештырылды, авылдашларыбыз Зәки Нури лауреатлары белән очрашу, урам бәйрәме, олы яштәгеләр өчен кич утырулар һәм башка чаралар  үткәрелде.

Китапханә элек-электән белем һәм мәгълүмат үзәге булып санала.                Бүгенгесе көндә авыл китапханәсе заман таләпләренә туры килә торган  компьютер-интернет челтәренә тоташтырылган,  10 төрле газета-журнал даими килеп тора. Китап фонды 15 мең экземпляр. 2018 елда 178 китап кайтарылды. Район күләмендә үткәрелгән “Туган тел ” көне кичәсендә, Фәнис Яруллин иҗатына багышланган конкурста, кул эшләре күргәзмәсендә призлы урыннарга лаек булды.

 

                                              

 

                                                      Медицина  

Халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендә мед.пунктта  югары категорияле ике медсестра авыл халкына хезмәт күрсәтә.

2018 елда мед.пунктка 1800 кеше мөрәҗәгать иткән. 363 кешегә өенә барып медицина ярдәме күрсәтелгән. 538 кеше флюорография үтте, 15 кеше үтмәде (2 %), диспансер учетта 143 кеше исәптә тора, шуның 28 % балалар (40 кеше)  469 кешегә прививка ясалган. Диспансеризация 160 кеше үтте.                                     

Авыл җирлеге буенча бер социаль хезмәткәр өч кешегә хезмәт күрсәтә.

                                      

Авыл җирлеге Советы ветераннар Советы белән, дин әһелләре белән  һәрвакыт тыгыз элемтәдә торып эшли. Авылда мәчет эшләп килә, мәчеттә өйлә, җомга намазлары  укыла, ураза гаете, корбан гаете көннәре зурлап бәйрәм ителә. Зирәтләрне чистартуда мәчет картлары башлап йөриләр. Гомумән зирәт чистартуда булсын, мәет күмүдә булсын авыл халкы актив.            Бу эшләрдә катнашкан авылдашларга бик зур рәхмәт.

2018 нче елның  18 нчы ноябренда авыл халкының үзара салым турындагы җирле референдумы булып узды. Халыктан җыелган 342 мең  сум акча. Республика бюджетыннан 1 млн 368 мең  сум бирелде, барлыгы 1 млн 710 мең сум.

Кергән акча тулысынча авыл эчендәге юлларны ясауга тотылды, урам башларына су агу өчен трубалар куелды. Хакимов урамына - 760 м, Ленин урамына – 526 м, Бауман урамына – 200 м. Барлыгы 1486 метр юл салынды. Ясалган юлардан барыгыз да канәгать дип уйлыйм.                                                                                                           

Быел Бауман урамын ясап бетерү,  Полевая һәм Комсомол урамнарын ясау планнаштырыла. Шуның белән авылның 94 % юллары ясалып бетә.

Авылга төрле чыганаклардан 2 млн 473 мең сум капиталь кертем ясалды. 

 

Наименование программы

 

 

бюджет  РТ

местный бюджет

Спонсор.

помощь

итого

 

1

Устройство выгребной ямы СОШ

 

35.00

 

35.00

 

2

Востановление ул.освещения

467.64

1 000.00

 

467.64

 

3

Строительство биотерм. ямы

255.94

 

 

255.94

 

4

Самооблажение граждан

1 368.00

342.00

 

1 710.00

 

5

Спонсорская помощь

 

 

5.00

5.00

 

 

ИТОГО по всем бюджетам

2 091.58     377.00

5.00

 

 

 

 

Авыл җирлеге территорриясендә чисталык булдыру, авылның санитария хәлен яхшырту буенча эш алып барылды.

ТБО полигоны бульдозер белән терттереп җыештырылды, хәзер анда шул чисталыкны саклыйсы иде. Үләт базы ясалды. Су  кертү булсынмы, ТБО полигонын җыештыру, үләт базы ясау булсынмы  болар барысы да Марат Ринатовичның булышлыгы белән эшләнде, анарга бик зур рәхмәт.

 Тормыш алга бара. цифровое телевидение булачак.         

2019 елның 3 июненнән аналог тапшырулары туктатыла, алар урнына цифрлы тапшырулар килә. 20 түләүсез канал калачак, санап узам:  первый канал, россия 1, матч ТВ, НТВ, пятый канал, культура, россия 24, карусель, ОТР, ТВЦ, рен ТВ, спас, СТС, домашний, ТВ 3, пятница, звезда, мир, ТНТ, муз ТВ. Барлык каналлар телевизор караучылардан абонент түләве алмыйча түләүсез трансляцияләнә.

Куркынычсызлыкны тәэмин итү                                                                                                                                                                                              

     Гражданнарыбызның куркынычсызлыгыгын тәэмин итү авыл җирлегенең һәм хокук саклау органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе санала. Авылыбыз тыныч. Ел дәвамында бер җинаять теркәлде. Бу турыда тулырак полициянең участок вәкиле чыгыш ясаячак. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү зур әһәмияткә ия. Авыл территориясендә 2014 елдан бирле янгын чыгу очрагы булмаган иде. Кызганычка каршы үткән ел өч янгын очрагы булды. Пожарная машина вакытында килде, утның башка объектларга күчү очрагы булмады. машина 1990 нчы елгы. 8 тонна су сыя, мотопомпа куйган. Су кергәч пожарный гидрантлар куелды, гидранттан пожарный машинага су тутырырга колонка сатып алдык.   

 2019 елда авыл халкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, аларны социаль яклау  һәм хезмәт активлыгын үстерү максатыннан чыгып түбәндәге эшләрне башкарырга планнаштырабыз:

1. Авыл җирлегендә эшмәкәрлекне үстерү, программаларда актив катнашу, эш урыннары булдыруга ирешү.

2. Авылда чисталык һәм тәртип булдыру.

3. Юллар төзүне дәвам итү.

4. Су кертү

 

                                       Иптәшләр! 

Доклад шуның белән тәмам.      Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Докладка карата кемдә нинди сораулар бар.

 

 

,

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International